Бүген каты авырудан соң, озак еллар телевидениедә режиссер булып эшләгән Илүзә Морат кызы Апанаева вафат булды.
Сәяси репрессия елларында татар милләте үсешенә зур өлеш керткән атаклы Апанаевлар нәселеннән булган Илүзә Апанаева үзе дә затлы, зыялы татар җанлы, оптимист рухлы татар хатын-кызы иде.Татар милләте өчен хезмәт иткән олугъ шәхес. Урыны җәннәттә булсын! Татарстан телерадиокомпаниясе туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
Мәрхүм белән хушлашу иртәгә 4 мартта, сәгать 10.00да Казан шәһәре, Сыртланова урамы 5 йортта була.