Ә менә Актаныш районында мәктәп укучылары экология яктан зыянсыз эшләнмәләр уйлап таба. Районның мәктәпләр арсында узган бәйге 4 нче тапкыр уздырыла. Бәйгедә бәрәңге утырткыч, печән чапкыч, кер киптерә торган җайланмалар тәкдим ителде. Конкурс нәтиҗәләре турында киләсе репортажда.
Экологик яктан зыянсыз,урынны да аз ала. Әнә шундый җыелма кер киптерүче җайланманы Киров мәктәбе укучысы Азат Хуҗин ясый. Проектны 1 ай вакыт эчендә башкара.
Ә монсы исә Максим Бутаков җыйган тимер ат. Киркәмәгән металл кисәкләре, арба тәгәрмәчләре двигатель ярдәме белән менә дигән техникага әверелгән.
21 нче гасыр Кулибиннары бәйгесенең район этабына 30лап гариза кабул иткәннәр. Җюри әгъзаләре фикеренчә елдан ел килгән эшләр камилләшүгә таба. Быел техник иҗат бәйгеесе 4 нче тапкыр уза.
Эшләр берничә номинациядә кабул ителде. Җюри шулар арасыннан көнкүрештә файдалана алырлык, ихтыяҗ булганнарына аеруча игътибар итте.
Ләлә Зәйнуллина, Альбина Солтанова, Марат Саррахов Татарстан яңалыклары өчен Актаныш районы.