Отличниклар миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин. Россиядә 8-10 сыйныф укучылары арасында “Большая перемена” дигән онлайн конкурс бара. Анда республикабыз вәкилләре дә катнаша. Конкурсантларның берсе белән хәбәрчебез дә аралашып кайтты.
Катя Урагинага 17 яшь, сәнгать мәктәбендә укый, күп кенә иҗади конкурсларда катнаша. Онлайн конкурс турында ул социаль челтәрләрдән белгән, шунда ук гариза җибәргән.
«Большая перемена » онлайн конкурсында катнашучы Катя Угарина: «Мин заявка тутырдым, барлык тестларны да уздым. Оештыручылар барлык кызыксындырган сорауларга да оператив җавап бирде.»
Бөтен Россиядән җиде йөз меңнән артык өлкән сыйныф укучысы конкурста катнашу өчен гаризалар җибәргән. «Большая перемена” сынауларында сәнгатькә, иҗатка, фәнгә, технологияләргә, журналистикага, волонтерлыкка, тарихи истәлекләргә, сәяхәтләргә, шәһәр мохитенә, сәламәт яшәү рәвешенә һәм экологиягә багышланган 9 юнәлеш бар.
Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов: «Конкурсның максаты – һәр яшүсмергә үзен күрсәтү, иң көчле якларын табу мөмкинлеген бирү. Конкурс сайлап алуының төп критерие — өлгерешне бәяләү түгел, ә хәзерге заманда мәктәп укучысына кирәк булачак күнекмәләрне алу.»
Тормышта зур үзгәрешләр турында һәркем хыяллана, өмет белән яши. Конкурсны оештыручылар зур акчалата призлар, шулай ук Артек лагерена меңнән артык юллама әзерләгән. Катнашу өчен гаризалар 22 июньгә кадәр кабул ителә.
Александр Шмагин. Дамир Мөхәммәтханов.