Республика үсеше, Татарстан халкының яшәеш дәрәҗәсен күтәрү-депутатлар теләсә кайсы канун яки карар кабул иткәндә, шушы юнәлешләр исәпкә алына. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентта узган йомгаклау матбугат конференциясендә белдерде.
Узып баручы елда 10 утырыш узган, Президент 94 республика Законын имзалаган. Аларның төп өлеше сәнәгать мәйданнары территорияләрендә кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә, гараж амнистиясенә һәм, әлбәттә инде, өч еллык бюджет турындагы документка кагыла. Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның сорауларына җаваплар биреп, «Халык хәкимияте турында» гы яңа Федераль закон, Дәүләт Думасына узган сайлаулар турында сөйләде. Парламентарийларның төп эш юнәлешләре арасында ул гражданнар мөрәҗәгатьләре белән даими эш алып баруны күрә. Узып баручы елда төрле формаларда 8 меңнән артык үтенеч кергән. Парламент рәисе журналистлар белән уртак эшне дә югары бәяләде.