Казанда бөтен илдән медицина югары уку йортлары студентлары җыелды. Алар авыруларга ашыгыч һәм хирургик ярдәм күрсәтү буенча 5 нче Бөтенроссия Олимпиадасында катнашты. Сәламәтлек саклау министрлыгы яшь белгечләргә фундаменталь медицина һәм биология институтында практик күнегүләр уздыруны ышанып тапшырды.
Симуляция үзәгендә гадәттән тыш очракларга якынлашкан хәл. Коткаручы яшь табиблар тиз арада саклагыч халатлар киеп, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтә башлый.
Эшне бәяләү һәм мөмкин булган кимчелекләрне төзәтү өчен остазлар барлык хәрәкәтләрне күзәтеп тора. Һәр студент берничә коткару чарасында катнаша – зыян күрүчегә ясалма сулыш алдыра, сынган кулын бәйли, каты яралыга ашыгыч операция ясый, кечкенә баланы тикшереп карый.
Катнашучылар арасында Белгород, Курск, Ханты-Манси, Саратов, Идел буе төбәкләреннән булачак табиблар бар. Үз төбәкләренә беренче ярдәм күрсәтү, хәтта атом һәлакәтенда зыян күрүчеләргә булышу күнгекмәләрен алып китәләр.
Биремнәрне олимпиадада катнашучыларның барысы да үтәде. Һәркем өчен бу онытылмас вакыйга, чөнки хәзердән башлап алар – үз эшләренең чын осталары, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килә ала.
Дмитрий Второв, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.