Сокланырлык мөгаллимә. Мөнирә Һилалетдинова Саба районы Килдебәк мәктәбендә 33 елдан артык укыткан.
Укытучы һәм остаз ! 33 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Мөнирә Солтанбәк кызы Һилалетдинова турында шулай дип әйтәбез . Аның бөтен хезмәт юлы Килдебәк урта мәктәбе белән бәйле.
Җир йөзендә иң яхшы һөнәр- укытучы , аңа һәрвакыт ихтирам һәм хөрмәт булырга тиеш дип үскән буын вәкиле ул Мөнирә Һилалетдинова. Килдебәк авылында туып-үскән кыз, мәктәпне тәмамлауга, Казан дәүләт педагогика университетына юл тота. Хезмәт юлын Лесхоз урта мәктәбендә башлый, аннары Килдебәк урта мәктәбендә балалаларга рус теле һәм әдәбиятын укыта.
35 елга якын укытучы булып эшләү дәверендә бик күпләрне үз фәненә гашыйк иттерә , алар өчен хөрмәтле остаз булып кала. Рус теле һәм әдәбиятын укытудан тыш, ул әле сыйныф җитәкчесе дә. Ул җитәкләгән тугызынчы сыйныфта 15 бала. Аларны чыгарылыш имтиханнарына әзерләү дә күп вакытны ала. Шул ук вакытта әти-әниләр белән эшләүгә дә бик җаваплы карый.
Мөнирә Солтанбәк кызы һәрвакыт укучылары янәшәсендә. Балалар белән тәнәфесләрдә аралашып алулар да укучы күңелен аңларга ярдәм итә. Ә дәресләрдән тыш чараларда күп сорауларга җавап табыла. Ул белем биру һәмм тэрбия процессы аерылгысыз булырга тиеш дип исэпли.
Мәгариф системасы һәрвакыт үсеш, үзгәрештә. Әмма өлкән мөгаллимнәрдәге тәҗрибә, һөнәри осталыкка таянганда гына уңышка ирешү турында сөйләп була.
Мөнирә Солтанбәковна укучыларга белем һәм тәрбия бирүдән тыш, методик берләшмә эшчәнлегендә дә катнаша, яшь укытучылар белән тәҗрибә уртаклаша. Укучылары ирешкән һәр җиңүгә ихластан сөенә.
Укытучы эше ул мәктәп белән генә чикләнми, ойдэ дэ куп эшлэргэ туры килэ . Һәр дәрес, һәр чара иң элек укытучынын күңелендә бөреләнә. Укучысының яхшы билгесе өчен соенсә, аның начар билгесе өчен ут йота ул. Килдебәк урта мәктәбе укытучысы Мөнирә Солтанбәковна укучыларга гына түгел , үз-үзенә дә бик таләпчән . Эшләү дәверендә бик күп өстәмә материаллар бөртекләп җыелган.
Килдебәк урта мәктәбенең югары категорияле укытучысы Мөнирә Солтанбәковна быел да зур максатлар яңа уку елын башлый. Ә максатларга ул яраткан укучылары, хөрмәт иткән коллегалары белән бергәләп ирешәсе.
Ләлә Зәйнуллина. Гөлназ Вахитова, Рөстәм Халилов, Татарстан яңалыклары, Саба раойны