Оренбург трактында «Казан» дигән яңа язу урнаштыралар.
Шәһәр кунакларын Башкалага керү урынында ук матур каршыларга ниятлиләр. Оренбург трактында «Казан» дигән яңа язу урнаштыралар. Проект чын мәгънәсендә масштаблы: хәрефләр киңлеге — 2 ярым метр, биеклеге — 4, ә композициянең озынлыгы 28 метрга сузылган.
Хәрефләренең алгы панельләрендә -шәһәр символы- ләлә чәчәкләре. Яктырткычларның төп төсләре — ак һәм алтынсу. Ә аскы өлешендә шәһәребез урнашкан Иделне символлаштыручы вертикаль сызыклар урнаштыралар. Бөтен конструкция корычтан, алюминийдан эшләнгән. Яңартуны август ахырына тәмамларга җыеналар. Объектны урнаштыру якынлашып килүче Татарстан һәм шәһәр көне, шулайук БРИКС саммиты белән бәйле. Соңгысы Казанда 22-24 октябрь көннәрендә узачак.