Айларның иң зуры рамазан, ә көннәрнең иң зуры җомга. Җомга – мөселманнар өчен иң олуг һәм изге көн.Бу көнне барлык мөселманнар да мәчәтләргә җомга намазына ашыга, изге саваплы гамәләр кыла. Шунсын да ассызыклап үтәргә кирәк, мәчетләрдә ислам нигезләренә багышланган күп төрле чаралар уза, дини курсалар ачыла.Әйтик, Гаилә мечетендә дә бу көннәрдә Мөхәммәд пәйгамбәребезне зурлаган кичә үтте.
“Гаилә” мәчетендә узган чарага иман йорты төзелешенә битараф булмаган, күп еллар дәвамында Ислам үсешенә зур өлеш керткән остазлар җыелды.
Мәчет каршындагы курсларга йөргән балалар Коръән укып, пәйгамбәребезгә нәшид вә салават әйтеп, үзенчәлекле уеннар куеп, шигырь сөйләп, тагында мәҗлесне тулыландырды һәм бизәде.
Һәммәбезгә күрше-күлән, туган-тумача, канкардәш арасында динебез кушканча шәфкатьле-миһербанлы булу безнең иң кыйммәтле сыйфатыбыз.
Ләлә Зәйнуллина, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.