Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 21нче утырышы киләсе җомгага 23 апрельгә билгеләнде. Дәүләт Советы Президиумы тикшерүгә 19 мәсьәләне тәкъдим итте. Шуларның тугызы – республика закон проектлары. Утырышта Татарстан премьер-министры Алексей Песошинның республика хөкүмәтенең 2020 елдагы эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясавы көтелә.