Татарстандагы дини вәзгыять белән таныштыру өчен сүзне хезмәттәшем Мөршидә Җиһанга бирәм.
Әссәләмегләйем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Җомга көннәребез мөбарәк булсын!
Шушы көннәрдә Югары Ослан мөхтәсибәтенең «Салихҗан» мәчетендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап балалар өчен дини чаралар үтте. Вәгазь-нәсыйхәт белән бергә корьән уку бәйгесе дә узды.
30нчы мартта Чаллы шәһәрендә дә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен Республикакүләм ачык Коръән уку бәйгесе үткәрелә. Аны Татарстан мөселманнары диния Нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте, “Ислам нуры” Дини-эшмәкәрлек үзәге һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе оештыра.
Шулай ук Чаллыда татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән Россиякүләм турниры уздыру традициясе дәвам итә. Татарстан мөфтияте, Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Россиянең һәм Татарстанның көрәш федерацияләре һәм Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан 13нче тапкыр оештырыла. Көрәштә җиңгән командага Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогы, ә үз авырлык категориясендә батыр калучыга җирәбә уйнату нигезендә хаҗга юллама тапшырыла.
…
Быел Мөхәммәдия мәдрәсенә нигез салынганга 140 ел. Бик күп мәшхүр дин әһелләре,белгечләр укытып чыгарган данлыклы мәдрәсә 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырыла. Ә бүген мәдрәсә ни хәлдә , безнең махсус репортаж.
Мөхәммәдия мәдрәсәсе бай тарихлы мәдрәсәләрнең берсе. Мәдрәсәгә нигез салучы, галим Галимҗаен Баруди тууына 165 ел тулды. Аның эшен озак еллар дәвамында үтәп бүгенгечэ зур тарихлы данлыклы мәдрәсә булуда күп көч куйган барлык кешелэр Аллаһының ярдәмчеләре булып санала.