Татарстан мәктәпләрендә 53 405 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Әмма алар арасында Тәтеш райоының Кошки-Новотимбаево укучылары юк. Ни өчен икәнен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан белә
150 еллык тарихы булган мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлый. Дөрес бәйрәмгә җыелган укучылар өчен ул уку елын тәмамлаганны гына аңлата. Чөнки быел мәктәптә чыгырылыш сыйныфы юк. Аның да бер уңай ягы бар, укучылар кимеми, әле бер укучыга арта да дип белдерде мәктәп директоры.
Тарихи мәктәпкә чуваш халкының бөек иәкърифәтчесе Иван Яковлев нигез салган. Тумышы белән дә ул шушы авылдан. Шуңа да укучылар күптәнге гадәт буенча Иван Яквлев һәйкәленә чәчәкләр сала.
Кошки-Новотимбаево мәктәбе укучыларын чыгарылыш кичәсе бәйрәме белән район, җирле хакимият вәкилләре дә котлады. Яхшы укучыларга мактау грамоталары тапшырылды.
Соңгы кыңгырау укучы һәм укытучылар гына түгел , әти-әниләр өчен дә истәлекле көн. Балалар уңышка ирешүдә һичшиксез укытучы һәм әти-әни өлеше дә зур. Балалар аларга рәхмәтләрен әнә шулай җиткерде.
Лайф спасибо
Мөршидә Җиһан,Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары махсус Тәтеш районыннан.