Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар.
Без-мөселманнар өчен зур әзерлекләр белән көтеп алынган олуг Рамазан ае килеп җитте. Бүген ястү намазыннан соң беренче тәрәвих намазы укыла. Ә иртәгә уразаның беренче көне. Бу уңайдан без бүген студиягә кунак итеп Татарстан мөфтие урынбасары, Башкаланың Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәновны чакырдык.