Безнең телерадиокомпания һәм Русфонд хәйрия җәмгыяте авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итә. Бу юлы уналты яшьлек Олеся Машейконың авыру тарихы, ул өченче дәрәҗәдәге сколиоз белән интегә. Бу аңа яраткан эше — музыка һәм вокал белән шөгыльләнергә комачаулый.
Күпсанлы җыр конкурсларында катнашучы яшь җырчы, Олеся Машейко үзенең киләчәген сәхнәдә Диана Гурская үрнәге белән илһамланып күрә. Ләкин хыялга адымнар ышанычлы булсын өчен, 16 яшьлек кызга сколиозны җиңәргә кирәк. Аңа озак басып тору түгел, хәтта бер хәлдә утырып тору да авыр.
Олеся Машейко:
Минем билем бик каты авырта башлый. Миңа урыннан торып киткәндә һәрвакыт уңайсыз, һәрвакыт таянып торырга кирәк, күбрәк ятып торасым килә.
Бигрәк тә музыка көллиятендә дәресләр авыр бирелә, күп сәгатьлек лекцияләрне телефон аша тыңлый. Ә сколиоз елдан-ел үзе турында ныграк сиздерә.
Бу кызның умыртка баганасы кәкрәя. Бу сколиозның авыр формасы, кызганыч, авыру көчәя бара. Аның үсешен киметү өчен билгеле дәвалау процедураларын үткәрергә кирәк.
Илья Бикбов Протез-ортопедия үзәге баш табибы:
Аңа операция ясарга кирәк. Бу шактый катлаулы операция. Бу авыр хәлдән чыгу өчен, без корсет ясыйбыз, ул хәлен яхшыртыр дип өметләнәбез.
Гипстан корсет булдыру өчен пациент фигурасыннан пластик корректор ясыйлар.
Олесяның сеңелесе Настя шундый корсетны киеп йөри инде. Аның да умыртка сөягендә проблемалар бар. Ортопедик җайланма, дәвалау физкультурасы белән бергә корсет киеп йөрү уңай нәтиҗә бирә. Тик болар барысы да арзан түгел — 527 мең 531 сумга төшә.
Эльмира Машейко Олесяның әнисе:
Мин гомеремдә беркемнән дә берни сорамадым, әмма бу очракта безгә ярдәм итүегезне үтенәм. Чөнки безнең өчен бу бик зур сумма.. Минем ике балам да инвалид, олы улым студент, ирем берүзе эшли.
Олесяга авыруны җиңәргә һәм аның хыялын тормышка ашырырга ярдәм итү өчен, битараф булмаганнарның барысы да ДЕТИ сүзе белән 5542 номерына СМС җибәрә ала. Бер хәбәрнең бәясе — 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләр өчен тулырак мәгълүмәт безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Алия Галиуллина, Инна Данилова, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.