Октябрь аена да аяк бастык. Бу айда нинди үзгәрешләр көтелә. Үз көченә керәчәк законнарның күпчелеге акчага бәйле. Кайбер мөһим үзгәрешләр турында алдыгы язмада.
* 1 октябрьдән керемнәр арта. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең һәм хәрби частьларда «погонсыз» хезмәткәрләрнең эш хакы 4 процентка үсәчәк. Бу шулай ук хәрби учреждениеләрдә һәм хәрби хезмәткә тигезләштерелгән башкарма хакимият органнарында (МВД, МЧС, һәм башка ) эшләүчеләргә дә кагыла.
* Банкка акча салучыларга тәгаен күпме керемгә ия булачаклары турында хәбәр ителәчәк. Килешүдә клиентның, бернигә карамастан, мәҗбүри тәртиптә күпме процентка ия булачагы күрсәтеләчәк. Шул ук вакытта бу хакта мәгълүмат зур хәрефләр белән таблицага урнаштырылачак.
* Хәзер үзебезгә үк интернет аша финанс операцияләрен тыю яки чикләү кертү мөмкинлеге ачыла. Әйтик, акча күчерүгә лимит билгели, онлайн кредит рәсмиләштерүне тыя алачакбыз. Моның өчен банкка гариза язып, нинди чикләүләрне билгеләргә кирәклеге күрсәтеләчәк. Бу закон мошенникларга киртә булыр дип фараз ителә. Моннан тыш банклар онлайн операциядә файдаланылучы электрон җайланманың (компьютер, смартфонның) кемнеке булуын ачыкларга тиеш: моның өчен электрон почтаны һәм телефон номерын раслатырга кирәк булачак.
* Сиксән яшьтән узган кешеләрнең пенсиясе индексацияләнәчәк. Аның төп өлеше ике тапкыр үсә. Моның өчен гариза язарга кирәкми: пенсия күләме автомат рәвештә арта.
* Автомобил Йөртүчеләргә тест режимында электрон таныклык күрсәтү рөхсәт ителәчәк. Яңа электрон сервис «Госуслуги Авто» кушымтасында сынап карала. Хәзерге вакытта Юл хәрәкәте кагыйдәләренә бу җәһәттән үзгәрешләр кертелә.
* Бөлгенлеккә ( ягни банкротлыкка төшүне туктатып тору озайтылмаячак. Хәтерләсәгез, бу чара илдә ике тапкыр: ковидка каршы чикләүләр аркасында һәм Россиягә санкцияләр игълан ителгәннән соң кертелгән иде.