Беренче октябрьдән Татарстан һәм бөтен Россия буенча көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Октябрь–декабрь айларында безнең республикадан армия сафларына өч меңнән артык егет озатыла. Бу хакта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.
Татарстаннан коры җир гаскәрләренә хәрби хезмәткә алынучыларның 46 проценты, Милли гвардия гаскәрләренә — 13 процент, хәрби-диңгез флотына — 10 процент, һава-космик көчләргә — 9 процент, һава-десант гаскәрләренә һәм махсус частьларга хәрби хезмәткә алынучыларның 9 проценты, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә — 8 проценты җибәрелә. Татарстан Республикасы җыелма пунктыннан егетләрне армиягә 15 октябрьдән җибәрә башлыйлар.