Минималь компьютер графикасы, чын янгыннар. Шулай да кино фильмны төшергән чакта, бер агачка да зыян килмәгән. 2020 нче елгы «Огонь» картинасының премьерасын тамашачыларга күрсәтә башладылар.
«Огонь» — янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның каһарманлыгы турындагы фильм. Аларның гадәти эш көннәрен дә батырлыкка тиңлиләр. Бәлагә юлыккан кешеләр инде ярдәмнән өметләрен өзгән чакларда да, коткаручылар гомерләрен куркыныч астына куеп, ярдәмгә ашыгалар. Чын, көчле, игътибарлы, олы йөрәкле ир-атлар.
Фильмның режиссеры Алексей Нужный компьютер графикасын аз кулланырга тырышкан. Төп максат – актерларның күзләрендә ут янып торуга ирешкән. Фильмны төшергәндә табигатькә дә, агачларга да зыян салынмаган.
Төп геройлар-гади кешеләр. Алар өйләрендә сирәк була, аз хезмәт хакына вертолетларда, самолетларда очалар, янгынны тиз арада сүндеррергә тырышалар. Тик кайчакта барысы да теләгәнчә генә барып чыкмый.
Каһарманлык, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык турындагы фильм һәркемнең күңеленә хуш килерлек. Башкалабыз Казан кинотеатрларында гаҗәеп матур картинаны күрсәтә башладылар инде.
Алсу Гыйльманова, Булат Шакиров, Татарстан яңалыклары.