Казан шәһәренең 171 нче мәктәбендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-прозаик, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр иҗатына багышланган «Очар кошлар юлын эзләр» дигән 2 нче ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясе узды. Язучы иҗатын мәктәп укучысына үтемле итеп ничек өйрәтергә? Бу сорауга җавапны фәнни чарада катнашып хәбәрчебез Мөршидә Җиһан белеп кайтты.
Зиннур Хөснияр иҗаты мисалында балалаларга дәрес укыту күнекмәләре тәкъдим итү. Аларның яңа формаларын күрсәтү. Шушы максатларга ирешү өчен оештырылган чарада әлегә Казан мәктәп–гимназия укучылары һәм укытучылары гына катнаша. Лилия Гарәпшина укучылары белән Рәхәт новелласын анализлаган.
171 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тулаем нәтиҗә 5 тематик юнәлештә чыгарылды. Барлыгы оештыручылар исеменә 86 фәнни-эзләнү юллаган. Катнашучылар саны елдан-ел арта.
Файдалы алымнарны Казан федераль университеты белгечләре дә тәкъдим итте. Халисә Ширмән фикеренчә, электрон дәреслек, төгәлрәге уенга корылган укыту ярдәмлеге мөмкинлекләрен файдалану, мәгълүматны үзләштерүдә аеруча нәтиҗәле.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары