Оборона-сәнәгать комплексы оешмаларына җитештерү куәтләре арта. Бу хакта бүген предприятие җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә Владимир Путин белдерде. Ил Президенты сүзләренчә, оборона-сәнәгать комплексында импортны алыштыру программалары гамәлгә ашырылырга һәм тулысы белән тәэмин ителергә тиеш.
Балалайка ясау өчен бер минуттан азрак вакыт кирәк. Әнә шундый музыкаль исем белән махсус эшләнмәнең бер өлешен атаганнар. Эш өзлексез. Предприятие барлык корал төрләренә дары эшләнмәләре ясый.
Бурычларны вакытында үтәү һәм җитештерү күләмен арттыру. Владимир Путин регионнарга һәм илнең Хәрби предприятиеләре җитәкчеләренә әнә шундый йөкләмә бирде. Хәзер Татарстанда 25 оборона-сәнәгать комплексы оешмасы урнашкан. Махсус операция башлану белән алар көчәйтелгән эш режимына күчте.
Республиканың оборона-сәнәгать комплексы-һәрвакыт ил иминлеге сагында иде. Бөек Ватан сугышында да шулай булган. Барлык заводлар да хәрби режимга күчерелгәч, тәүлек буе эшләде. Нәкъ шул фидакар хезмәте өчен Казан Хезмәт батырлыгы шәһәре статусын алды. Казан бүген дә үз бурычын намус белән башкара. Вертолет заводында хәрби Ми-38 Т очкычлары ясалса , авиация заводында хәрби сугышчан самолет җыялар. Ә. Былтыр яңартылган Ту-160 М җитештерелә башлады.
Республика предприятиеләрендә җитештерү күләмнәрен арттыру хезмәткәрләр санын да арттыруны таләп итә. Хәзер Татарстан Хөкүмәте заводларга өстәмә эшче көчләр җәлеп итү мәсьәләсен хәл итә. Аларга югары хезмәт хакы, тулай торак һәм мобилизация вакытында хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерелү вәгъдә ителә.
Мөршидә Җиһан. Фирүзә Насыйрова, Альберт Сафиуллин Татарстан яңалыклары.