Республикабыз районнарында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләренең гаиләләре белән даими рәвештә очрашулар уза. Шундыйларның берсе Нурлат районында да узды. Очрашуга шулай ук районның өлкән буын вәкилләре дә чакырулы иде. Алар үзләрен борчыган сорауларына җавап таптылар, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Нурлат районы башлыгы мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән очрашты. Түгәрәк өстәл мәдәният сараенда узды. Чарада мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары, әти-әниләре катнашты.
Екатерина Галееваның ире- мобилизацияләнгәннәр рәтендә. Ир хатыны әлеге очрашуга борчыган сорауларына җавап алу максаты белән килгән.
Шулай ук очрашуда педагогик хезмәт ветераны да катнашты. Ул яшь буынга ватанпәрвәрлекне сеңдерергә кирәклеген ассызыклап үтте.Сөйләшүдә катнашучыларны фильм аша районның социаль-икътисадый үсеше белән таныштырдылар. Район башлыгы үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүгә уңай шартлар тудырылганын искә төшереп узды.
Профильле ведомство җитәкчесе мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре үтенечләрен тыңларга hәм кирәк булганда ярдәм күрсәтергә дә әзер иде.Нурлат халкы җитәкчелеккә социаль түләүләргә, компенсацияләргә кагылышлы сораулар бирде.
Динә Нәҗметдинова, Резидә Гиняева, Илшат Мәхмүтов, Татарстан яңалыклары, Нурлат районы.