Нурлатта иҗади гаилә фестивале үтте. Төрле милләтләрнең 16 гаиләсе үз нәсел шәҗәрәсен, гореф-гадәт, традицияләрен, милли ризыкларын тәкъдим итте.
“Нур” татар мәдәнияты үзәге китапханәчесе Ләйсән Йосыпова табиб ролендә. Гыйрфановлар гаиләсенә теләктәшлек йөзеннән, авылдашлары башкарган җырга сәхнәләштерелгән күренештә катнаша.
Кәкре Атау авылыннан килгән Закировлар гаиләсе осталыкка махир.
Мамык авылыннан килгән биючеләргә аякларны яздыру өчен музыка да кирәкми. Андрияновлар гаиләсе туганнары белән бергәләп рус халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәтте.
Каравыл Тавыннан Людмила Макарова — фестивальнең иң өлкән катнашучысы.Татарча шигырьләр сөйли, чуваш ризыкларын оста итеп әзерли. Өч телдә сөйләве белән тамашачы игътибарын җәлеп итте. Макаровлар — “Иҗади гаилә” номинациясендә беренче урында.
Маняповлар гаиләсе визит карточкасын мавыктыргыч итеп әзерләгән. Биредә Бөек Җиңүгә багышланган күренешләр, буыннар чылбыры тирән чагылыш тапкан.
Милли ризыклар, үткәннәрне хәзерге белән тоташтырган традицияләр, нәсел шәҗәрәсе, гаилә кыйммәтләре. Нурлатта мондый фестиваль беренче тапкыр үтте. Тик соңгысы түгел. Һәр гаиләнең чыгышы кабатланмас, үзенчәлекле. Фестиваль Нурлатта күпмилләтле халыкның бердәм гаилә булып дус-тату яшәвен янә бер кат раслады.
Зөлфия Галиуллина, Ярослав Казаков, Татарстан яңалыклары, Нурлат.