Нурлатта капиталь төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә «безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында күп фатирлы йортларның ишегалды территорияләре ачылды.
Хәзер шикәрчеләр микрорайонында яшщучелэр өчен эскәмияләр, ачык сәхнә, балалар һәм яшьләргэ спорт тренажерлары бар.
Микрорайон чарасында шәһәр җитәкчелеге дә булды. Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин өлкән яшьтәге актив кешеләргә, подрядчы оешма вәкилләренә ,рәхмәт хатлары тапшырды.Шикәрчеләр микрорайонының ишегалды мәйданчыгы-шәһәрнең быел ачылган 24 иҗтимагый киңлегенең берсе.