Нурлат шәһәрендәге «Киләчәк» балалар иҗат үзәгендә дә, балаларны Яңа ел бәйрәме белән шатландырдылар. Театральләштерелгән тамашада нәни тамашачыларны ишектән үк әкият геройлары каршы алды.
Бәйрәмгә балалар яраткан мультфильмнар геройлары җыелган иде. Алар балалар белән бергәләп табышмакларга җаваплар эзләделәр, туйганчы җырладылар, биеделәр, көлделәр. Хәтта тискәре геройларның да бу көнне күңелләре йомшарып, бары тик елмаю гына бүләк иттеләр. Әкият-тамаша һәркемгә дә хуш килде. Өченче сыйныф укучысы Никитага мультфильм геройларының Яңа елны ничек коткарып калулары ошаган.
Яңа елның купшы чыршысын бизәгәндә дә бар хыялларын эшкә җиккәннәр. Чыршыга — төрле төстәге шарлар, мишура һәм гирляндалардан тыш, балчыктан балалар үзләре ясаган уенчыкларны да элгәннәр. Бик матур килеп чыккан. Декорацияләр, зал дизайны да күркәм, ә иң мөһиме – сабыйларның елмаюлы якты йөзләре.
Күңелле мизгелләр озак дәвам итте. Балаларга тәм-том тутырылган яңа ел күчтәнәчләрен дә өләштеләр.
Гүзәл Сәмәрханова, Ярослав Казаков, Татарстан яңалыклары, Нурлат.