Казанда күренекле дин галиме, мәгърифәтче Нургали Хәсәновның киңкырлы тормыш юлы һәм иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган китапны тәкъдир итү чарасы узды.
Нургали Хәсәнов утыз елдан артык Сембер губернасы Буа шәһәре мәдрәсәсен җитәкләгән, ахун, имам вазыйфаларын башкарган, бик күп кешеләргә гыйлем һәм рухи тәрбия биргән шәхес. Шиһабетдин Мәрҗани белән дә аралашып яшәве, фикердәшлеге билгеле. Аның байтак укучылары имам һәм танылган татар җәмәгать эшлеклеләре булып хезмәт иткән. Барлык архив материалларын туплап тарихчы, педагог Рәшид Амишов рус телендә Нургали Хәсәнов турында “Дин галиме Нургали Хәсәнов” дип исемләнгән хезмәт язган. Әлеге бай рухи мирасны туплап бастыруның төп иганәчеләре Буа районы хакимияте һәм Буа якташлык җәмгыяте.