Кабинетлар укучыларны каршы алырга әзер, ишегалдын тәртипкә китерергә, территорияне төзекләндерергә генә калган. Сүз Чаллыдагы Нур Ихлас мәчете каршындагы мәдрәсә турында бара. Яңа уку йорты дини мәдрәсә генә түгел, ә якшәмбе мәктәбе буларак та укучыларга гыйлем бирергә тиеш. Хәзер төзүчеләр соңгы әзерлек эшләрен алып бара.
Зур габаритлы техника Нур-Ихлас мәчете территориясендә иртәдән үк эшли. Биредә мәдрәсә бинасының ишегалдына бетон салалар. Материалны кирәкле урынга китерү өчен махсус насосны да эшкә җигәргә туры килгән.
Төп эшләр ялланган эшчеләр тарафыннан башкарыла. Мәчет хезмәткәрләре һәм җитәкчелеге дә аларга кулдан килгәнчә ярдәм итә. Төзелеш барышында килеп туган мәсьәләләрне бергәләп җайга салалар. Уку сыйныфлары сәдака акчасына төзелә, аны сакчыл кулланырга тырышалар. Төзелеш материаллары да шактый кирәк.
Баскычтан тыш, инвалидлар өчен пандус та куялар. Бер ук вакытта мәчет бинасыннан мәдрәсәгә кадәр электр челтәрләре үткәрү эшләре дә алып барыла.
Бинада алты уку сыйныфы, ике фатир бар, аларны киләчәктә арендага тапшырырга җыеналар. Фатирларның берсендә-Нур – Ихлас мәчете имамы яшәячәк, икенчесе әлегә буш.
Бина эчендә эшләр тәмамланган диярлек. Вак-төяк эшләр генә калган. Мәдрәсә Ислам нигезләрен өйрәнергә теләүче төрле яшьтәге кешеләргә билгеләнргән.
Әлеге объектны тапшыру һәм уку сыйныфларын ачу вакыты билгеләнмәгән. Чаллы мөселманнары быел ук Нур-Ихлас мәчете каршындагы яңа мәктәптә укый башлар дигән өмет бар.
Фирдания Сөләйманова, Татарстан яңалыклары, Чаллы.