Ноябрьдән бөтен ил буенча көзге чакырылыш башланды. Россия Оборона министрлыгында аңлатуларынча, чакырылыш кампаниясе Украинада махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле түгел. Бу хакта туларак мәгълүмат белән таныштыру өчен сүзне хезмәттәшем Ания Гыйбадуллинага бирәм.
Россия Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, чакырылыш чаралары план тәртибендә, Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән срокларда үткәрелә.
Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин «Татар-информ»га хәбәр итүенчә, быел 3 мең татарстанлы армиягә алына. Хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операция зонасына җибәрелми. Чакырылыш буенча алынган хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт итү срогы беткәч, алар үзләренең яшәү урыннарына кайта, — дип белдерде Татарстанның хәрби комиссары.