Татарстанда поши һәм кыр кәҗәләрен аулау рөхсәт ителә. Биоресурслар буенча комитетта тояклы хайваннарны аулау сезоны белән таныштырдылар, җирәбә уйнаттылар. Аның үзенчәлекләре турында киләсе репортажда.
Җирәбә салып, быел кем кайсы җәнлекне ауларга тиешлеген ачыкладылар. 8 меңгә якын гариза кергән, 150 сенә рөхсәт кәгазе бирелде. 15 сентябрьдән пошиларны ауларга рөхсәт ителде.
Беренче булып Әгерҗе районында дүрт поши атуга рөхсәт бирелдер. Республика буенча барлыгы утыз поши ауларга мөмкин. Шулай ук 63 кабан дуңгызын, 57 кыр кәҗәсен ауларга була.
Ел саен биоресурслар комитеты ау сезонына җәнллекләр санын билгели. Быел Куйбышев, Албай һәм Саба урман хуҗалыкларында африка дуңгызлары чумасы таралу куркынычы сәбәпле, ау тыела.
Ел саен ауга хокук өчен җирәбә салуны җәй һәм яз көне үткәрәләр. Алга таба каурыйлы кошларны тотуга рөхсәт алу уздырыла. Гаризалар киләсе елның март ахырына кадәр кабул ителә.
Елизавета Жукова, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.