Нинди һөнәргә өйрәнсәң әйбәтрәк булыр икән, дигән сорау мәктәпне тәмамлаучыларны гына түгел, эшен алмаштырырга теләүчеләрне дә борчый.
Кайсыдыр һөнәрләргә ихтыяҗ кими, ә кайберләренә, киресенчә, арта. Шул ук вакытта беркайчан да әһәмиятен җуймаган мәңгелек һөнәрләр дә бар. Бу сорауларга Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ачыклык кертте.