Никольское авылында яшәүчеләр урамда таралган авыр искә интегү сәбәпле безнең редакциягә мөрәҗәгать итте. Әлеге иснең каян алынганын безнең хәбәрчебез ачыклады.
Уенчыклар, шешәләр, төзелеш һәм көнкүреш калдыклары бөтен территория буенча таралган, өстәвенә эссе булу сәбәпле чуп-чар чери һәм авыр ис чыгара .
Никольское авылында яшәүчеләр әлеге авыр истән интегә, чыдар хәлләре калмаган. Алар әйтүенчә, чүпне күптән җыймыйлар, ә калдыкларны башка җирлекләрдән дә ташыйлар.
«Чүпне җыештырмыйлар. Тирә-юнебез чиста булсын иде , чүплек савытларын ешрак куярга кирәк».
Безнең килешкә чуп-чарның яртысын алып киткәннәр, контейнерлар бушаган, ләкин якын тирәдәге чүп җыештырылмаган. Экология министрлыгы хәбәр итүенчә, мондый тәртип бозулар моңарчы да теркәлгән булган. Чүплек даими рәвештә җыештырылса да, чисталык озакка сузылмый.
Контейнер мәйданчыгы хуҗасына әлеге җитешсезлекне бетерү өчен кисәтү биреләчәк
Тарлаш авылында яшәүчеләр дә шундый ук проблема белән интегә. Биредә каты калдыклар гына түгел, төзелеш чүп-чары да бар. Хәлне артык кечкенә контейнерлар да катлауландыра. Район хакимияте әйтүенчә, авыл халкы гаебе дә бар, калдыкларны тиешле урынга ташламыйлар.
Контейнер төзелеш чүп-чарына исәпләнмәгән, чөнки чуп алып китү машинасы андый авыр йөкне күтәрә алмый, ватыла. Төзелеш чүп-чарын хапуга дип аталган машина гына җыя ала, әлеге техника районда берәү генә. Бөтен районнан калдыкларны җыеп чыкканчы, чүп-чар контейнерлар кырыенда өелеп тора.
Район хакимиятендә безгә чүп-чарны җыештырырга вәгъдә бирделәр. Динә Нәҗметдинова, Гүзәл Зәйнакова, Дамир Мөхәммәтханов.