Узган ел йомгаклары буенча Татарстан Идел буенда төркәлгән никахлар саны һәм балалар туу буенча абсолют лидер. Бу хакта Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясендә сөйләделәр.
2 нче ел балигъ булмаган балалары булган гаиләләрдә аерылышулар кими. Болар барысы да — республика һәм район ЗАГСовларының зур командасы эшенең нәтиҗәсе. Алар фәнни җәмәгатьчелек, юстиция органнары, социаль хезмәтләр белән тыгыз элемтәдә эшли, бу хакта коллегия утырышында чыгыш та ясадылар. ЗАГС идарәсе һәм архив эше буенча Дәүләт комитеты бер гасырлык гражданлык хәле актларын саклауга тапшыру турында килешү имзалады. Парламент рәисе ЗАГС системасы хезмәткәрләре өчен стратегик бурычларның берсе — җәмгыятьтә гаилә статусын һәм абруен күтәрү, дип саный. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин никахны теркәү онлайн режимда түгел, ә тантаналы вакыйга булырга тиеш, дип саный.