Тышта әле кар эреп, гөрләвекләр ага башламаса да, бакчачылар, шәхси хуҗалыклары булган кешеләр өчен җәйге сезон башланды дип әйтергә була инде.
Бакчачылар өй шартларында яшелчә, төрле чәчәк үсентеләрен әзерләүгә кереште. Ачык һавадагы туфракка күчереп утыртканчы, үсентеләрне билгеле таләпләргә җавап бирерлек туфракта тиешенчә карап үстерү, сыйфатлы орлыкларны сайлап алу мөһим. Тәҗрибәле бакчачылар орлыкларны көздән үк әзерләп куйган булса, икенчеләре бу турыда гадәттә сезон алдыннан гына кайгырта башлый. Орлыкларны зур сәүдә кибетләреннән, базарлардан сатып алырга яки почта аша кайтартырга мөмкин. Орлыкларны сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә, ничек итеп алданмаска? Россельхознадзорның Татарстандагы идарәсе фитосанитария күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Миләүшә Кадыйрова кызыкнынучыларга кайбер киңәшләрен тәкъдим итә.