Башкалабыз Казанда троллейбуста йөрү өчен, түләүнең кондукторсыз системасы эшли. Хәзер, үз тукталышына кадәр барып җитү өчен, шәһәр халкына билгеләнгән валидаторлар янына барып картаны беркетергә кирәк.Ләкин барлык пассаңирар да намус белән йөриме? Шула уңайдан бу көннәрдә рейд үтте. Аның нәтиҗәләре турында алдагы язмада.
Казанда троллейбуста йөрү өчен, түләүнең кондукторсыз системасы эшли. Хәзер, үз тукталышына кадәр барып җитү өчен, шәһәр халкына билгеләнгән валидаторлар янына барып картаны беркетергә кирәк.Ләкин барлык пассаңирар да намус белән йөриме? Шула уңайдан бу көннәрдә рейд үтте. Аның нәтиҗәләре турында алдагы язмада.
Бирегә тикшерүчеләр килде — Казанда йөздән артык җәмәгать транспорты кондукторсыз хезмәт күрсәтү маршрутына чыккан. Ә пассажирларга билетсыз йөргән өчен өч йөз сум күләмендәге штраф яный. Алты төркем тикшерүче һәркемне энә күзеннән үткәрә.
Юл йөрү өчен бер тукталыш дәвамында түләргә кирәк. Моның өчен банк картасын электрон компостерга китереп түлисе. Ревизорлар исә пассажирларны махсус терминал аша тикшерә –билет өчен түләгән картаны җайланмага тидерергә генә кирәк.Пассажирларның күбесе намуслы. Алар өчен ревизорлар әллә бар, әллә юк.
Шулай да, билет өчен түләргә теләмәүче «куяннар»да килеп чыккалый. Тикшерү вакытында шуларның берничәсетотылды да.
Җавап кайтаручы юк. Ләкин әле бу очракта да тотылучыларга җәза бирелми.
Автоматлаштыру торган саен киңрәк колач ала. 15 октябрьгә кадәр кондукторсыз түләү системасы белән 118 җәмәгать транспорты җиһазландырылачак.
Миләүшә Гыйльфанова, Ия Кислицына, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.