Казанда тантаналы рәвештә начар ишетүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен республика үзәге филиалы ачылды. Монда һәр көнне сәламәтлек үзенчәлекләре булган өлкәннәр һәм балалар өчен дәресләр уза. Төп бурыч — кешеләргә ишетү һәм күрү проблемалары белән реабилитацияләнергә ярдәм итү, аларга психологик ярдәм күрсәтү.
Моның өчен урында белгечләр, тәрҗемәчеләр, психологлар эшли. Тернәкләндерү дәресләреннән тыш, хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү буенча да мастер-класслар оештыралар. Балалар хәрбиләргә бүләкләр әзерлиләр, хатлар язалар, өлкәннәр гуманитар ярдәм җыеп, аларны алгы сызыкка җибәрә. Яңа үзәк, көн саен Казанның Мәскәү районындагы Короленко урамында эшли.