“Эшләгән кешегә бар да бар!” Әнә шулай ди Буада гомер итүче, күптән түгел 90 яшен тутырган Наҗия Габетдинова. Сугыш чоры баласы, гомер юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Авырлыклар алдында сынмый-сыгылмый, бүгенге көндә яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе булып яши бирә ул. Киләсе сюжетыбыз юбиляр турында.
Наҗия апа тумышы белән Яңа Чәчкап авылыннан. Өч энесе өчен кайгыртучан апа була ул. Әтиләре сугышта һәлак була. Фронттан нибары ике хаты гына килә. Әниләре гомере буе колхоз фермасында эшли. Өйдәге эшләр Наҗия өстендә була.
Үскәч Наҗия әнисе юлыннан китә, фермага эшкә урнаша. Аннары шәһәргә күчеп, җәмәгать туклануы, сәүдә өлкәсендә эшли. Күптән пенсиядә булса да, эшли алуны бәхет дип саный ул.
Бүген инде энеләре исән түгел. Мин аларның гомерен дә яшимдер инде, ди әби. Ирен дә иртә җирли. Ике ул таба. Инде бүгенгесе көндә оныклары буй җиткән. Алар әбиләренең тормыш сөючәнлегенә сокланып туя алмый.
Наҗия Габетдин кызын күркәм бәйрәме — 90 яшьлек юбилее белән котларга туганнары һәм якыннары җыелды. Матур котлау сүзләре, чын күңелдән әйтелгән теләкләр яңгырады.
Әни ул беркемне дә әрләми дә. Авырса – дару да эчми. Ятса гына даруны каба ул, болай ул дару капмый, анарга кирәкими. Димәк, ул дөрес эшли. Шуңа күрә Ходай Тәгалә анарга исәнлек бирә
Ә Кремльдән Наҗия Габетдиновага котлау открыткасын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галәветдинов тапшырды.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.