Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Нәзифә Кәримованың «Изге ат» китабы тәкъдим ителде. Чара «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасындагы «Әдәби кафе»да узды. Китап тәкъдим итү чарасыннан Ләлә Зәйнуллина язмасы.
Нәзифә Кәримова — татар укучыларына да, тыңлаучыларына да яхшы таныш. Әдәби иҗат белән актив шөгыльләнә. «Казан утлары» журналының даими авторы. Татар дөньясына хезмәт итүче Нәзифә ханымның бу китабы сатыла башлаган инде.
“Изге ат” китабына кергән повесть, хикәяләрендә автор узган гасырның илленче елларындагы татар авылы образын гәүдәләндерә. Милли яшәеш хакында уйландыра.
Нәзифә Кәримова Татарстан кызы, Башкортстан килене, Мәскәү каласында яшәп, татар телендә иҗат итүче зәвыклы автор. Аның Татарстаннан читтә яшәп, үз халкына хезмәт итүе күңел халәте дә күрәсең.
“Изге, кадерле ат” тарихыбызга мәдхия. Хәер, бүгенге көндә кадергә һәркем мохтаҗ.
Ләлә Зәйнуллина, Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары.