Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка нефть, газ, химия предприятиеләренең узган елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
Узган ел республиканың нефть, газ, химия комплексының база предприятиеләре җитештерүне 7 процентка диярлек арттырган. Узган ел белән чагыштырганда, «Татнефть»тә керем үсеше сизелә. Түбән Кама нефть химиясе һәм «Казаньоргсинтез» предприятиеләре дә салым түләүләре үсешенең югары темпларына ирешкән.