«Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы быел онлайн-форматта үтәчәк. Онлайн-конференцияләр режимында лекцияләр укылыр, семинарлар, лабораторияләр узар дип көтелә. «Нәүрүз» форумы 8-17 июнь көннәрендә үтәргә тиеш.
Дәресләр сигез юнәлешне үз эченә ала — театр педагогикасы; актерлык осталыгы; режиссерлык сәнгате; курчак театрында режиссерлык һәм актерлык сәнгате; менеджмент, PR-технологияләр һәм театр сәнгате өлкәсендәге закончалыклар; сценография; театраль тәнкыйть һәм әдәби бүлек эшчәнлеге; театрның иҗади-кую бүлегенең эшчәнлеге. Фестиваль-форумның педагоглары — Германия, Колумбия, Польша һәм Россиядән әйдәп баручы белгечләр, театр сәнгате һәм менеджмент өлкәсендәге күренекле шәхесләр. Форумны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Театр эшлеклеләре берлеге җитәкчелегендә Галиәсгар .Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оештыра.