Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы эшчәнлеге белән танышты. Тулырак алдагы видеоязмада.
Һөнәр сөйгәнне ил сөйгән. Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумының асыл максаты – заманча шартларда халык һөнәрчелеген буыннан-буынга тапшыру. Мондый белгечләр бик кирәк, без биргән юнәлешләрдә белем алучылар бервакытта да эшсез калмый дип белдерде техникум директоры Раушания Сәүбанова.
Хәзерге вакытта уку йортында 324 студент белем ала. Араларында мәктәп бетереп килүчеләр дә, өстәмә белем алырга теләүчеләр дә бар. Техникум базасында Татарстан Президенты ярдәме белән Ресурс үзәк булдырылган – остаханәләр барысы да заманча җиһазландырылган. Биредә туристлык индустриясенә сувенирлар әзерлиләр, дәүләт заказлары да кабул итәләр.
Марат Әхмәтов бирегә беренче тапкыр килүен әйтте. Ул зәркән, керамика, агач уеп ясау, күн мозаика, тегү, чигү остаханәләрен карап чыкты.Марат Әхмәтов җитәкчелеккә татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенә махсус сувенирлар ясарга тәкъдим итте.
СНХ Марат Әхмәтов Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе
Тел аерым гына яши алмый. Ул мәдәният, милли гореф-гадәтләр, милли һөнәрләр белән бергә үрелә. Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы шуның матур үрнәге.
Айзилә Батырханова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан Яңалыклары.