Башкаланың «Ногай» кунакханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Нәҗип Нәккашның яңа китап-альбомы тәкъдим ителде. Татарның матур язу сәнгатенә тугра җанрын беренче булып кертеп җибәргән шәхес белән очрашудан Ләлә Зәйнуллина репортажы.
Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган китап-альбомга рәссам – хәттатның узган гасырның 90нчы елларыннан башлап 2023 елга кадәрге чорда иҗат ителгән әсәрләре тупланган.
Нәҗип Нәккаш татар милләтенең горурлыгы, куанычы. Нәкь менә ул калиграфия сәнгатенең югала барган традицияләрен иң беренчеләрдән булып тергезеп җибәрүче.
Аның эшләре шәмаил, ләүха, тугра, шәҗәләрдә, мәчет бизәлешләре, кабер ташларында, тарихи биналарда сүрәтләнә.
Алга таба хезмәтләрен шәһәр урамнарында, яңа төзелеп килүче Галиәсгар Камал театры бинасында кулланырга уйлыйлар.
Нәҗип Нәккашның белеме, тупланган тәҗрибәсе бихисап бай. Ул Бакый Урманче укучысы да.
Борынгы әдәбият белгече буларак Нәҗип Нәккаш үз иҗатында татар шагыйрьләренең шигъри юлларын Пәгамбәрләр хәдисләре белән аваздаш итеп халыкка җиткерә.
Нәҗип Нәккашның әлеге китабы безгә онытылган матурлыкны табарга, рухи дөньяның ихлас гүзәллегенә юл ача.
Ләлә Зәйнуллина, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.