Салих Сәйдәшев исемендәге Концертлар залында инде сигезенче тапкыр Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» дип исемләнгән татар музыкасы фестивале уза.
2015 нче елда гамәлгә куелган фестиваль Республикабызда узучы фестивальләр арасында лаеклы урын алып тора. Бүген әлеге чараның соңгы көне.
Традиция буенча әлеге фестивальүз программасында төрле буын композиторларын берләштерә. Нәҗип Җиһанов, МәсгутЛатыйпов, Александр Ключарев, Резеда Ахиярова, ИлһамБайтирәк, Алсу Сөнгатуллина, Миләүшә Хәйруллина, Эльмир Низамов. Быел фестивальнең концерт программасы ике дөнья күләм премьера белән билгеләп үтелде. Премьералар- фестиваль традициясе. Программада Алинә Шәрипҗанова, Әмир Әхмәдишин, Артур Исламов һәм башкалар чыгыш ясады.
Фестиваль концертларында Республиканың Дәүләт камера хоры катнашты, дирижерлар – Рөстәм Абязов, Айрат Кашаев һәм Ренат Халитов.