Халыклар дуслыгы йортында Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк- ТАССРның халык артисты, кабатланмас тавыш иясе Нәфисә Василованың (Анастасия Петровна Васильева) 80 яшьлек юбилеена багышланган «Үз илемдә» дип исемләнгән искә алу кичәсен тәкъдим итте. Кичә өченче ел «Җырчы Җәкәү» йортында эшләп килүче «Якын дуслар җыелышкач» дигән проект кысаларында оештырылды.Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Анастасия Васильева -Нәфисә Василова — ансамбльгә кушылып, һәм аерым башкаручы буларак татар халык җырларын һәм композиторлар әсәрләрен «Гөлҗамал», «Тәфтиләү», «Беләзегем йөзегем», «Кәккүк», «Киек казлар», «Яшьлегем эзләре», «Уралым», «Яшьлегем тугае», «Үз илемдә» «Әйтергә микән, әйтмәскә микән» һәм башка бик күп җырларны зур осталык белән башкарды һәм киң җәмагатьчелеккә танылды.
Искә алу кичәсендә Теләче районы халкы исеменнән Теләче муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильнар Гиниятуллин чыгыш ясады.
Нәфисә Василова гомере буе Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләп, татар җыр сәнгатен халкыбызга җиткерде. Халык арасыннан үсеп чыгып, җыр сәнгате күгендә балкыган, сирәк очрый торган моңлы тавышы белән тамашачыларның мәхәббәтен яулаган, энҗе бөртегедәй якты, талантлы җырчы. Совет, татар композиторлары, халкыбызның озын җырларын башкарып, Татарстанның төрле район- авылларында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә чыгыш ясаган талантлы артист.
Концертта Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Теләче районы Субаш авылыннан «Нардуган» фольклор ансамбле, Казаннан «Казансу» ансамбле чыгыш ясады. Кичәгә җырчының хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары һәм аның иҗатын хөрмәт итүче тамашачылар чакырылган иде.
Фәннур Хәсәнов