18 майдан музейлар һәм китапханәләр эшли башлады. Музейларда аерым кешеләр һәм биш кешегә кадәр булган төркемнәр өчен, ә махсус радио җиһазлары булган очракта — унга кадәр булган кешеләр өчен, экскурсияләр үткәрелә. Габдулла Тукай әдәби музеенда да «Тукай урамы» дигән флешмоб узды. Видео экскурсия форматында Тукай урамы буйлап, танылган шагыйрләр, журналистлар «Йолдызлы экскурсия» үткәрделәр.