Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры 14-15 февраль көннәрендә Биектауда уздырылачак. Мәгълүм булганча ул, Ватаным Тататрстан газетасы гамәлгә куйган традицион көрәш турниры. Быел Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Бу хакта Татар-Информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында җиткерделәр.
Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры беренче тапкыр 1964 елны үткәрелә. Турнирда катнашу өчен 400ләп гариза кабул ителгән. Алар арасында Россиянең Мордовия, Чувашия, Марий Эл һәм Пермь өлкәләре дә бар.
Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин: «Көрәшчеләр 9 үлчәү авырлыгында бил алышачак. Быел турнирда беренче урын алучыга 50 мең, икенче урынга — 30 мең, ике өченче урын алучыга 15шәр мең акча биреләчәк .»
Илһам Галиуллин, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары