Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү сыйфатында муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы 31 гыйнварга кадәр озайтыла.
Түләү эш көннәрендә иртәнге җидедән кичке алтыга кадәр алына, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә автомобильләрне муниципаль парковкаларда бушлай калдырырга мөмкин.