Анимация, мультипликация һәм фото сәнгате. Боларның барысына да Буа районында мәктәптән тыш эшләр үзәге берләшмәсендә өйрәтәләр. Һөнәри студиядән Буа районындагы хәбәрчебез Алсу Сәмигуллина язмасында.
Декорацияләр, камералар урнаштыру, ә аннан соң фотога төшерү процессы. Анимациядә танк үтеп китсен өчен 12 кадр ясарга кирәк. Монтажлау, тавыш яздыру ярдәмендә әзер продукт барлыкка килә. Әлеге озын процесс егетләрне бөтенләй куркытмый. Чөнки алар команда да эшлиләр.