Татарстанда көннән-көн мәчетләребез саны арта. Әмма алар арасында заман гарасатларын кичкән тарихи иман йортлары да бар. Шуларның берсе Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында урнашкан. Тулырак хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортаҗы.
Мулла Иле авылында тарихи мәчет 1873 елда төзелә.
Юбилей уңаеннан үткәрелгән корьән уку ярышындаа җиңелүчеләр юк барысына да бүләкләр тапшырылды.
Алмаш буын әнә шулай дини тәрбия аша әзерләнә Мулла Иле авылында .
Тимергали хәзрәт Юлдашев Мулла иле халкыныңд шатлыгын уртаклашырга Казаннан кайткан. Аның фикеренчә мәчет тарихы ул халкыбыз тарихы.
Мәчет мәҗлесенә авыл халкы бик зурлап әзерләнгән. Тарихи мәчет атаклы Казаковларның матди ярдәме белән төзелә.
150 ел эчендә әлеге мәчеттә эшләгән имам-хатыйбларның шәҗәрәсе дә бар. Аны һәм мәчет белән бәйле истәлекләрне җирле тарихчылар , бигрәк тә үзе дә әлеге мәчеттә имам булып эшләгән Равил Сәйфетдинов туплаган. Аның эшен улы дәвам итә .
Габдулла Тукай Мулла Иле авылына дусты Гыйззәтулла Галиәкбәров белән кайта. Бер кич кунып әлеге мәчеттә гыйбадәт тә кыла.
Шунысы сөенечле 150 ел элек салынган мәчет әле дә иман сагында.
Тел күрке сүз, авыл күрке мәчет.Мулла иле мәчете дә тарихыбыз сагында торучы әхлак һәм тәрбия учагы .
Мөршидә Җиһан, Ренат Сәхибгәрәев Татарстан яңалыклары өчен махсус Яшел Үзән районыннан.