Татарстанда мотоцикл яратучылар җентекле контроль астында. Республикада Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең «Мотоцикл» дип исемләнгән профилактик акциясе башланды.
Кагыйдәләр турында искәртәләр, ягни : транспорт чарасы теркәлергә, учетка куелырга тиеш, машина йөртүченең А категориясе хокукы булырга тиеш.
Шулай ук, Госавтоинспекциядә, мотоциклның төзеклеген тикшерергә кирәклеген турында да искәртәләр. Профилактик акция 23 нче августка кадәр дәвам итәчәк.