Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрыда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан төшерелгән «Мостай» документаль фильмы күрсәтелде.
Фильм презентациясендә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Фильмны казан тамашачысына тәкъдим итү чарасыннан Искәндәр Гыймалтдинов репортажы.
Фойедагы фотокүргәзмәдән үк фильмның ни дәрәҗәдә әзерләнгәне чагыла. Кунаклар да күп. Алар арасында Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова , оныгы Тимербулат та бар. Фильм башланганчы тамашачылар шигъри сүз көчен тыңлады. Режиссер Сәйдә Медведева Мостай аганы иҗаты , фикерләре замандашларының истәлекләре аша гәүдәләндергән .
Фильм иҗатәһеленеңбиографиясенгенә сөйләпчыкмый. Анда Мостай ага белән бәйле һәр үзенчәлек исәпкә алынган.
Фильм рус телендә, Мостай аганың шигырьләре рус теленә тәрҗемәдә яңгырый. Бердәнбе р татарча шигырьне Минтимер Шәймиевукый.Россия киңлегендәге фильмга әлеге шигыь юллары милли мизгел өстәде.
Искәндәр Гыймалтдинов, Дамир Мухәммәтханов.