Мошенниклар кешеләрне алдап, акча үзләштерү өчен нинди генә адымнарга бармый. Аларның тозагына күп вакытта өлкән яштәге кешеләр эләгә. Әйтик,Түбән Кама шәһәрендә, үзләрен пенсия фонды хезмәткәрләре итеп таныштырып, бер өлкән ханымның шактый акчасын урлап чыгып китәләр. Өлкәннәрне алдау схемасының ничек эшләве турында алдагы репортажда.
Алданган хатын-кыз аралашырга теләми, чит кешеләрдән курка. Шушы көннәрдә пенсионер мошенникларның корбаны була. Ике ханым үзләрен пенсия фонды хезмәткәрләре итеп таныштыра һәм яхшы хәбәр җиткерү теләген белдерә — имеш, 83 яшьлек түбәнкамалыга пандемия өчен биш меңлек түләү билгеләнә.
Пенсия фонды вәкиле әйтүенчә, аларның хезмәткәрләре фатирлар буенча йөрми. Өстәвенә, коронавируска бәйле түләүләр дә юк. Шуңа күрә, уяу булырга һәм чит кешеләргә ишекне ачмаска киңәш ителә. Соңгы 10 ай эчендә полиция бүлегенә – 400дән артык кеше мөрәҗәгать итә. Олы яшьтәге хатын-кызның акчасын урлау факты буенча җинаять эше кузгатыла – тәртип саклаучылар мошенникларны эзли.
Альбина Вәлиева, Евгений Лызаев.