Республиканың социаль фонд хезмәткәрләре барлык кешеләрне игътибарлы булырга чакыра. Мошенниклар халыкны алдауның яңа ысулын тапкан.
Башлыча өлкән буын кешеләренә шалтыратулар килә башлый, җинаятьчеләр телефон аша үзләрен социаль фонд хезмәткәре буларак таныштыра, һәм кешегә пенсия өчен стаж җитми дип ышандыра, түләүләрне туктату белән куркыта.
Шулай ук, мошенниклар, халыкны күп функцияле үзәккә кабул итүгә яздырырга тәкъдим итәләр, шәхси документларын сорыйлар һәм смс аша кодны хәбәр итеп, язманы раслауларын сорыйлар. Нәтиҗәдә- исәптән чыгарылган акча.