Ләмберә районында үткәрелгән фестиваль-конкурс нәкъ шулай атала. Бу хакта тулырак «Мордовия” телерадокомпаниясенең “Сияжар» милли тапшырулар бүлеге хәбәрчеләре белән берлектә эшләнгән репортажда.
Мордовия, Ләмберә районы
Әнә шундый мәктәп балалары да инде күркәм яшькә җиткән өлкәннәребез дә катнашты җыр бәйгесендә.
Фестивальдә республиканың 16 районыннан һәм Саранск шәһәреннән үзешчән артистлар катнашты. Фольклор, вокаль коллективлар һәм солистлар татар халык җырларын да, заманча эстрада хитларын да башкарды. Конкурсантлар ел саен тамашачыларны яңа репертуар, милли костюмнар белән җәлеп итәргә тырыша. Нурҗиһан Симаева фестивальдә икенче тапкыр катнаша.
Сәнгать теле һәркемгә аңлашыла. Мордовия Республикасының «Якташлар» төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Шамил Давыдов белдерүенчә, әлеге фестиваль Мордовия халкының һәм кунакларының күңелләрен яуларга өлгерде.
«Авылым тавышлары» конкурсы быел 12 нче мәртәбә үткәрелде. Күптән түгел ул республикакүләм статус алды. Мондый фестивальләр Россиядәге төрле милләт халыкларына үз гореф-гадәтен мәдәниятен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
«Авылым тавышлары» бәйгесендә бүләк өчен түгел , ә милли сәнгатькә буган хөрмәт өчен катнашам ди Әлфия Максимова.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Республика халык иҗаты йорты, Ләмберә районы администрациясе, „Якташлар“ төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчелеге һәм „Юлдаш“ крестьян-фермерлык хуҗалыгы бергәләп әзерләгән. Иминлек кагыйдәләрен саклау ниятеннән, фестивальнең гала–концертын тамашачыларга интернет аша тәкъдим ителде.
Мөршидә Җиһан, “Сияжар» милли тапшырулар бүлеге хәбәрчеләре белән берлектә, Татарстан яңалыклары өчен.